Республикада инвесторларны җәлеп итү максатында дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә?
Ил күләмендә икътисадны арытаба җанландыру бурычы тора. Бу шулай ук Башкортстанга да кагыла. Ничек кенә булмасын, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыра барып, икътисади үсешкә ирешергә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Ә тотрыклылык һәм үсешнең нигезе, билгеле булуынча, эшне нәтиҗәле итеп оештыру һәм икътисадка инвестицияләр җәлеп итү.
Инвесторларны бүген, алар офыкта пәйда булу белән, Башкортстан Башлыгы әйтмешли, күтәреп алырга кирәк. Республика җитәкчелеге соңгы чорда аларны җәлеп итү, аларга шартлар тудыру буенча тоемлы эш алып бара. Шул ук вакытта эчке инвестицияләрне дә игътибардан чыгарырга ярамый. Предприятиеләрнең җитештерүне киңәйтүгә һәм камилләштерүгә салган акчасын шулай дип атыйлар. Ә предприятиеләр үсешкә юнәлеш тотып, инвестиция активлыгы күрсәтсен өчен аларга салымнар һәм башка ташламалар рәвешендәге өстенлекләр бирелергә тиеш. Әлеге вакытта алгарышлы икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР), өстенлекле икътисади зоналар (ОЭЗ) Башкортстанда нәкъ шуны күздә тотып оештырыла да.
Билгеле булуынча, Башкортстан инвестиция хәвефлеге минималь булган төбәкләр төркеменә карый. Барлык социаль бурычлар да тулы күләмдә үтәлә. Узган елның тәүге нәтиҗәләре алдагы көнгә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә. Төп җитештерү күрсәткечләре гомум илдәгегә караганда югары булу шушы ышанычны ныгыта.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәр атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвесторлар катнашлыгында республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә булышуга юнәлтелгән “Инвестиция сәгате” утырышы үткәрә. Узган ел, мәсәлән, шундый утырышларда гомум бәясе — 360 миллиард сум тәшкил иткән 150 инвестиция проекты каралган.
Бу уңайдан республика җитәкчесе болай дигән иде: ”Без мөмкинлекләрнең кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрәбез. Республикада эшлекле мохитне тотрыклыландыру буенча эш башладык. “Инвестиция сәгате”ндә проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез”.
Республикада инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен махсус совет та булдырылды. Аның утырышларында башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм малтабарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша. “Без кабул иткән карарларның асылы – кешеләр иминлеге, республикада тормыш сыйфатын яхшырту. Икътисадны җитез темпларда үстерми торып, моңа ирешеп булмаячак. Эшне бергәләп һәм яхшы итеп оештырсак, без максатка ирешәчәкбез”, — диде шушы утырыштагы чыгышында Радий Фәрит улы.
Гомумән, мондый эшлекле җыелышларда төбәкне арытаба социаль-икътисади үстерүнең стратегик бурычларын тормышка ашыру өчен шәһәр һәм районнарда инвестиция климаты, бизнесны үстерү проблемалары тикшерелә. Узган атнада, мәсәлән, Инвестиция советының чираттагы утырышында торак пунктларны яктырту, атап әйткәндә, Уфада, заманча җиһазлар кулланып, энергияне экономияләүне күз уңында тоткан проект каралды. Шулай ук утырышта шәһәр электр транспортын республикада җитештерүне тизләтү проблемалары тикшерелде. Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров күптән түгел эш сәфәре барышында Уфа трамвай-троллейбус заводында булган иде. Ул популяр шәһәр транспортының яңа модельләрен карады. Әйтик, Уфада ясалган яңа троллейбус берничә чакрым юлны контакт челтәренә тоташмыйча да үтәргә сәләтле. Әлеге вакытта завод үз продукциясен Әлмәт, Иваново, Чабаксар шәһәрләренә озата. Якын араларда Уфа белән Стәрлетамак шәһәр маршрутлары шундый яңа 40 троллейбус белән тулыланачак. Заводта яңа проектны гамәлгә кертү янә 200 эш урыны булдыруны күз уңында тота.
Җыеп әйткәндә, икътисадка акча җәлеп итү буенча, узган ел нәтиҗәләре начар түгел. Агымдагысында темпларны арттыру максаты куелды. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген һәр төзелгән объект, сафка кертелгән яңача җитештерү куәтләре, өстәмә эш урыннары тәэмин итәчәк. Ә алар, барысы бергә, Башкортстан Башлыгы ассызыклаган “кешеләр иминлеген, республикада тормыш сыйфатын яхшырту”ны максат итеп куя.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.