+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Января 2020, 19:15

“Республикада су транспортының потенциалы зур”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров су транспортын үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров су транспортын үстерү буенча киңәшмә үткәрде.
Төбәк җитәкчесе Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында елга флотын тергезү, икътисадта һәм социаль өлкәдә аның ролен күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде. Бу хакта Русиянең транспорт министры урынбасары – Русия диңгез-елга флоты җитәкчесе Юрий Цветков белән дә сөйләшенгән иде. Радий Хәбиров, хәлне тиз генә үзгәртеп булмаса да, тармакның югары потенциалын билгеләде һәм бу юнәлештә эшләячәкне әйтте.
Елга флотының заман проблемаларын республиканың Дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләде. Башкортстанга төрле класслы су транспорты кертелүен әйтте. Үткән елда аннан 467 мең пассажир файдаланган.
Киңәшмәдә су транспортын үстерү буенча төп мәсьәләләр тикшерелде. Радий Хәбиров аларны хәл итүгә комплекслы карауның мөһимлеген ассызыклады, ике атна эчендә финанс моделе, тукталышлар челтәре төзү һәм су транспортын алу планнары кертелгән Уфа елга транспортының үсеш программасын әзерләргә кушты. Зур булмаган рестораннар, туй, банкетлар өчен заллар, мәйданчыклар белән аларны берләштерүне уйларга кирәклеген билгеләде.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә су транспортын куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча төбәкнең эре предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар үткәрергә һәм Башкортстан елга пароходчылыгының санация чараларын тәкъдим итәргә кушты.
Читайте нас