Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында чираттагы утырыш үткәрде.
“Титан” компанияләре төркеменең Директорлар советы рәисе советнигы Екатерина Краева күбек-пыяла һәм җылы изоляцияле материаллар җитештерү буенча завод төзү проектын тәкъдим итте.
Планлаштырылган инвестицияләр күләме 50 яңа хезмәт урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Радий Хәбиров эшне башта тәҗрибәдә тикшереп карарга тәкъдим итте һәм ике йортны бу технологияләр буенча ремонтлагач кына нәтиҗә ясалачагын әйтте.
“Алга” алгарышлы икътисади үсеш зонасында Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында полипропилен җебе һәм полиэтилен челтәре җитештерү буенча завод булачак. “Башагрополимер” җәмгыяте директоры продукцияне печән пресслау һәм яшелчә савытлары әзерләү өчен аграрийларның көткәнен сөйләде.
Булачак предприятие 100 яңа хезмәт урыны булдырачак һәм елына 13 мең тонна әзер продукция җитештерәчәк. Файдалануга тапшыру 2021 елның язына планлаштырылган. Инвестицияләр күләме – 1,4 миллиард сум. Җиһазлар алу өчен Русиянең Сәнәгатьне үстерү фондыннан 700 миллион сумга инвестицион займнар җәлеп итү планлаштырыла.
“Алга”ның янә бер предприятиесе – хезмәт һәм спорт киеме тегү буенча фабрика ике сменага 1000 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Инвесторы “Аркада” берләшмәсенең республикада өч тегү цехы эшли дә инде (Туймазы, Учалы һәм Алкино поселогы). Анда 1350 кеше эшли.
Радий Хәбиров җитештерүчеләрне 31 гыйнварда үтәчәк «ЛегПром-2020» форумында катнашырга чакырды.