Башкортстанда быел эшкуарлар өчен IQ-парк ачылачак, аның төбәк операторы — “Сколково” фонды.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова сөйләде. Ул Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 32/2 адресы буенча урнашачак.
— Быел Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында болай диде: “Мөмкин кадәр күбрәк стартаплар һәм новатор командалары көчле һәм уңышлы инновацион компанияләре булсын өчен тиешле хокукый һәм финанс шартларын булдырырга кирәк. Без беренче шундый адымны ясадык. Быел республикада Сколково төбәк операторы статусында IQ-парк ачылачак. Инде хәзер үк Сколково резидентлары “Минем бизнес” үзәге белгечләре ярдәме белән статус алу өчен документлар әзерли, — дип билгеләп үтте Бойцова.
Аның сүзләре буенча, проектның VR-концепциясе гыйнвар ахырында “Сколково - төбәкләр: инновацион инфраструктураның яңа картасы” форумында тәкъдим ителәчәк.
Римма Бойцова, шулай ук, Уфада башка заманча инфраструктура мәйданчыклары да булдырылуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта республикада IT-белгечләр өчен 20 коворкинг-үзәк булдырылган һәм өч бизнес-инкубатор эшли. Шулай ук, көнкүреш коворкинглары һәм һөнәрчеләр өчен креатив кластерлар булдырылачак.
“Сколково” төбәк операторы, үз төбәгеннән чыкмыйча гына, барлык ташламалардан файдалана ала. Сүз салым ташламалары, “Сколково” резидентларына мөмкин булган барлык сервислардан файдалану, “Сколково” партнерлары белән хезмәттәшлек итү һәм җиһазларга, шулай ук экспортка һәм импортка ярдәм итү сервисларына ия булу мөмкинлеге турында бара.
Салым ташламалары ун ел дәвамында, яки компания табышы елына 1 миллиард сумнан артканчы гамәлдә була.