Күпфатирлы йортларда гомум миллеккә капиталь ремонт өчен взнос күләмен арттыру турындагы карарны республика Хөкүмәте кабул итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан алты катка кадәр йортларда яшәүчеләр - квадрат метры өчен 6,9 сум, алты каттан югарырак йортларда яшәүчеләр 7,5 сум түләячәк.
Түләүләр арту элегрәк расланган планнарны үтәү өчен капиталь ремонтка юнәлтелергә тиешле акчага ихтыяҗ белән бәйле. Аларның суммасы эшләр һәм төзелеш материаллары кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә арткан.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда взнослар фонды кертелгәннән башлап түләү артмаган, ул алты катка кадәр йортлар өчен - 5,2 сум һәм күпкатлы йортлар өчен 5,8 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта узган ел Русиядә уртача взнос 9,8 сум тәшкил иткән.
Төбәк операторы мәгълүматларына караганда, узган елның 11 аенда капиталь ремонтка взнослар җыю 101,6 процент тәшкил иткән.
Гражданнарның аерым категорияләре компенсациягә хокуклы. Алар - ялгыз пенсионерлар һәм 70 яшьтән өлкәнрәк булган гаилә әгъзалары, шулай ук бер гаиләдән пенсионерлар һәм инвалидлар булганнар, һәм федераль ташламалардан файдаланучылар - Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, хезмәт ветераннары, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм башкалар.
2043 елга кадәр исәпләнгән капиталь ремонт республика программасына 17 меңнән артык йорт кертелгән. 2014 елдан 2018 елга кадәр 5 мең 30 йортта капиталь ремонт үткәрелгән. Узган ел республикада 983 йорт ремонтланган.