+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 гыйнвар 2020, 14:30

Башкортстанда җылылык өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерү дәвам итә

Узган ике атнада «БашРТС» һәм Башкортстан Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге белгечләренең берлектәге төркемнәре идарәче компанияләр һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, йортларны тикшерде. Ул йортларда җылылык өчен түләү күләменә төзәтмәләр кертү аның шактый артуына китергән.

Бу эшнең беренчел нәтиҗәләре турында республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев атналык оператив киңәшмә барышында сөйләде.

Республика буенча барлыгы 485 йортта яшәүчеләр яңа түләүләрне алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча экспертлар гомумйорт исәп приборлары эшендә 66 тәртип бозу очрагын, шулай ук күпфатирлы йортларны техник карап тоту һәм эксплуатацияләүдә хокук бозуның 98 очрагын ачыклаган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җомга көннәрендә шәһәр һәм район башлыклары белән, каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре белән беррәттән, әлеге темага җентекле анализ ясарга кушты.

- Даими чагыштыру ясагыз. Киләсе сезонда квитанцияләрдә шундый коточкыч суммалар күренмәсен өчен аңлаешлы документлар, нормативлар белән керергә тиеш без, - диде ул.
Фото: "Башкортостан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас