+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 гыйнвар 2020, 14:20

Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзүгә старт бирде

Бүген, 27 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында күчмә киңәшмә үткәрде, аның барышында илдәге иң эре инфраструктур проектларның берсе – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы э төзелеше мәйданчыгында булды.

Проектның бәясе 33,5 миллиард сум тәшкил итә. Ул 1,2 чакрымнан артык озынлыктагы тоннель төзелешен тәмамлауны күздә тота, ул 1992 елда салына башлаган. Шулай ук, Караидел елгасы аша күпер төзеләчәк һәм автомобиль юлы салыначак. Объектны файдалануга тапшыру 2024 елда көтелә.

Генераль подрядчы Limak Төркия компаниясе проектны гамәлгә ашыруга әзерләнә башлаган инде. «Транспорт сәгате» кысаларында Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров һәм Уфа мэры Өлфәт Мостафин эш башлауга старт бирделәр.

Проектка ярашлы, күпердән соң Көнчыгыш чыгу юлы ике чакрымнан артык озынлыктагы эстакадага күчә.
Фото: "Башкортостан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас