Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 27 гыйнварда, республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәкнең үткән елдагы кайбер икътисади күрсәткечләре турында сөйләде.
- Сәнәгать җитештерүе индексы - монда без тотрыклы уңай динамиканы саклап кала алдык. 2019 ел нәтиҗәләре буенча индекс 104,2 процент тәшкил итте, бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 0,8 процентка артыграк. Һәм Русия буенча уртача күрсәткечләрдән 1,8 процентка югарырак. Динамика начар дип әйтеп булмый, әмма ул җитәрлек тә түгел. Шуңа күрә безгә нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйларга кирәк.
Икенче күрсәткеч - авыл хуҗалыгы продукциясе күләме индексы. Якынча мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 102 процент тәшкил иткән, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,6 процентка узып киткән. Терлекчелек өлкәсендә үсеш - 0,3, үсемлекчелек өлкәсендә - 4,2 процент. Күрсәткечләр начар түгел, әмма без һәрвакыт яхшыга омтылачакбыз, - диде Радий Хәбиров.