+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 гыйнвар 2020, 09:50

Салым кимегән

Бу - икътисади активлык кимү дигән сүз.

Бу - икътисади активлык кимү дигән сүз.

Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе республикада узган елда күпме салым җыелуы хакында мәгълүматларны бәян итте.

Казнага барлыгы 390,5 миллиард сум тупланган. Бу сан 2019 елдагыдан 8,5 процентка азрак. Федераль казнага 193,2 миллиард сум җибәрелгән, ә республиканың берләштерелгән бюджетына 148,5 миллиард сум кергән.

Төп керем чыганагы булып казылма байлыклар чыгарган өчен салым (160,2 миллиард сум) исәпләнә.

Физик берәмлекләрнең керем салымы (НДФЛ) икенче урында – 58,4 миллиард сум.

Акцизлар өлеше 39,6 миллиард сум тәшкил итә.
Әйтергә кирәк, бу төр салым 2019 ел күрсәткеченнән 4,2 процентка кимегән.

Болар хакында РБК хәбәр итте.
Читайте нас