+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 гыйнвар 2020, 09:30

"Роспотребнадзор" уйдырма өчен штраф сала башлаганмы?

Уфаның берничә предприятиясе "Роспотребнадзор"ның эше белән канәгать түгел.

Соңгы арада "Роспотребнадзор" Уфа предприятиеләрендә тикшерүләр алып бара. Алар нәтиҗәсендә “Папа Гриль”ның 3 ноктасын яптылар. “Максим” икмәк пешерү йорты хәзерге вакытта "Роспотребнадзор" белән судлаша.

– Яңа җиһазларның эш процессында тавыш дәрәҗәсе нормадан артык булуы ачыкланды. Без оператив рәвештә бөтен җитешсезлекләрне төзәттек, – дип сөйли “Башинформ” агентлыгына “Максим”ның хуҗабикәсе Ольга Попова. – Менә тик сентябрьдә безгә тагын бер планнан тыш тикшерү белән "Роспотребнадзор" килде. Бу юлы көндезге һәм төнге күрсәткечләр буенча тикшерүләр уздырдылар.

Иртәнге алтыда кондиционерларны кабызып тикшерәләр һәм, имеш, тавыш дәрәҗәсе нормадан арту сәбәпле акт төзиләр. "Максим"га штраф салу белән административ хокук бозу турында карар чыгарыла. Кондиционерлар иртәнге алтыда кабызылмавы турында аргументлар кире кагыла.

Республика хакимияте органнары былтыр 7 700 эшчәнлек урынында һәм 16 600 федераль субъектта тикшерү уздырган. Планнан тыш тикшерүләр ни сәбәпле үткәрелә һәм мондый тикшерүләрне үткәрү турындагы карарга кем кул куя?

– Без тик федераль законнар кысаларында эшлибез. Планнан тыш тикшерүне без сәбәпле-сәбәпсез эшли алмыйбыз. Гражданнарның мөрәҗәгате шундый нигез булып тора. Нинди дә булса сәбәп гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаса, предприятиедә планнан тыш тикшерү үткәрелә, – дип ассызыклады туклану гигиенасы бүлеге башлыгы Земфира Мәгъзүмова.

Башкортстан 2019 елда Русиядә уңайлы эшчәнлек климаты күрсәткечләре буенча беренче урынны алды, дип язды үз социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров. Республика бу дәрәҗәне 2020 елда саклап калыр дип өметләнәбез, чөнки регионда яңа зур һәм кече предприятиеләр ачу турыдан-туры нәкъ шуңа бәйле.
Фото: golosstepi.ru сайтыннан
Читайте нас