+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 гыйнвар 2020, 15:15

Сез киемгә күпме акча сарыф итәсез?

Уфада яшәүче хатын-кызларның өчтән бер өлеше кием-салымны кирәк булганда гына сатып ала.

Уфада яшәүче хатын-кызларның өчтән бер өлеше кием-салымны кирәк булганда гына сатып ала.


22 проценты айга бер тапкыр ала. Сатып алучыларның 43 проценты - сыйфатка, 38 проценты — бәягә, 15 проценты гына модалы тенденцияләргә игътибар итә. Бу хакта бүген Уфада узган «Легпром» форумында хәбәр иттеләр.


"Аналар советы" җәмәгать оешмасы Уфа халкы арасында сораштыру үткәргән. Сораштырулар күрсәтүенчә, сатып алучыларның яртысыннан артыгын – 54 процентын - продукциянең сыйфаты канәгатьләндерми, 26 проценты бәясе артык югары, дип саный. 50 проценттан артыгы киемгә аена 5000 мең сумнан да артык акча сарыф итә алмый.


Җитештерүчеләр дә кием-салымга ихтыяҗ кимүне терки. Уфа эшкуары Игорь Черненко кием базарының уртача бәя сегментында узган ел 8 процентка төшүе турында сөйләде. Әмма ул "Легпром " форумы кысаларында күргәзмәдә тәкъдим иткән MADYART брендының кереме, киресенчә, 12 процентка арткан. Бизнесмен моны сатып алучыларның уңай мөнәсәбәте белән бәйли. Бу марка киеме Башкортстанда җитештерелә, ел ярым дәвамында эшкуарлар технологик базаны тулысынча яңартырга планлаштыра. Брендның интернет-кибете үсә, хәзер бу кием илнең барлык шәһәрләрендә сатыла.


Форумда Башкортстанда җиңел сәнәгать үсеше турында гына түгел, ә урындагы дизайнер киемнәре, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар брендларын үстерү, шулай ук милли колорит һәм заманча образларны ничек берләштерү турында да сөйләштеләр.


Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова да урындагы брендларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Мин үз гардеробымда урындагы җитештерүчеләр һәм дизайнерлар киемнәре булуын теләр идем. Шулай ук кунакларыбызның заман белән бергә атлавыбызны күрен телибез. Республикада традицияләрне саклый торган осталар бик күп. Шуңа күрә алар заманча дизайнерлар белән берләшеп, продукция, кием-салым гына түгел, ә интерьер әйберләрен дә эшләсен иде. Шулай ук дөнья брендларының безнең территориягә килү мөмкинлеге барлыгын да ишетүе мөһим. Бу-безнең халык өчен өстәмә эш урыннары".

Читайте нас