31 гыйнварда «Торатау» Конгресс-Холлында җиңел сәнәгать буенча «ЛегПром-2020» форумы узды.
Форум җиңел сәнәгать тармагы эшенә йомгак ясау, андагы хәлләр торышын һәм перспективаларны анализлау мәйданчыгы буды.
«ЛегПром-2020» эшендә республикабызның 218 предприятиесе һәм 27 эре сәүдә үзәге катнашты. Алар арасында федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни даирәләр, эре сәүдә үзәкләре һәм дистрибьюторлар, финанс һәм банк структуралары вәкилләре, шулай ук тармак аналитиклары һәм белгечләре дә бар иде.
Форум программасында мода буенча секцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, җитештерүне автоматлаштыру һәм тармакны санлаштыру белгечләре утырышлары каралган иде.
«ЛегПром-2020» кысаларында мода буенча секцияләр үткәрелде һәм махсус киемнәр күргәзмәсе оештырылды. Алар арасында мәктәп формасы, яшь балалары өчен киемнәр, милли киемнәр һәм кырыс салкыннарда кия торган киемнәр күргәзмәләре эшләде. Форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты, күргәзмәләрне карап, бик канәгать калды.
– Мин күргәзмәне карап чыктым һәм әйтеп бетергесез ләззәт алдым. Җиңел сәнәгать бик катлаулы еллар кичерде, ләкин ул бездә бар, – дип ассызыклады ул.
Күргәзмәдә 22 предприятие узенең продукциясен тәкъдим итте. Шуларның берсе - балалар өчен мәктәп формасы тегүче торган “Страна детства” предприятиесе. Күргәзмәдә башлангыч һәм өлкән сыйныфлары укучылары өчен форма тәкъдим ителде.
– Предприятиебез 1-11нче сыйныфлар кызлары өчен форма тегә. Мәсәлән, сарафан башлангыч сыйныф кызлары өчен килешсә, итәк өлкән сыйныф кызларына ныграк килешәчәк, – дип сөйли предприятие вәкиле Индира Рәшитова.
Күргәзмәдән соң Радий Хәбиров катнашлыгында пленар утырыш үтте. Ул тармакны хәзерге этапта трансформацияләүгә һәм төбәктә җиңел сәнәгатьне 2024 елга кадәр үстерү буенча дәүләт ярдәме чараларына багышланды.
– 2025 елга кадәр җиңел сәнәгатькә ярдәм итүгә салынган акча күләме 130 миллион сумнан да кимрәк иде. Шушы елдан программага миллиард ярым сумнан артык акча салыначак. Шулай итеп салынган акча күләме ун тапкыр артачак, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы җиңел сәнәгать бизнес түгел, ә тормыш мәгънәсе булып торган энтузиастларга рәхмәт белдерде.