31 гыйнварда Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркия Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашты. Уфага алар «ЛегПром-2020» җиңел сәнәгать форумында катнашу өчен килгән иде.
- Мин Башкортстанда сезне сәламләвемә бик шат. Кайберләрегез белән эшли башладык та инде. Яңа предприятиеләрне күрү дә күңелле. Без сезнең республикага инвестицияләр салуыгызны телибез, - диде төбәк җитәкчесе.
– Без үзебез белән ике дистәгә якын бизнесмен алып килдек. Алар барысы да безнең палата әгъзалары, минем якын дусларым, эре эшкуарлар. Мин аларга Башкортстан турында бик күп сөйләдем, шуңа күрә алар сезнең белән шәхсән танышырга теләк белдерде, - дип билгеләп үтте делегация башлыгы, Черкезкей шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сөләйман Козува.
Очрашу барышында яклар республиканың Истанбулдагы вәкиллеген ачу, җиңел сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Kozuva компанияләр төркеме белән үзара хезмәттәшлек турында меморандумны гамәлгә ашыруга әзерләнү турында фикер алыштылар.
Ул «Башкортстан чакыра!» беренче инвестиция форумы мәйданчыгында имзаланган иде.