Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашлыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы эше мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Фикер алышуда башкарма хакимият органнары вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары булган компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында социаль челтәрләрдә кешеләрнең "чүп-чар реформасы" мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды.
- Без "Инцидент-менеджмент"ка гына ышанырга тиеш түгел, һәм әгәр дә системага чүп-чар реформасы буенча хәбәрләр килмәсә дә, бу проблемалар юк дигән сүз түгел. Безгә әле күп эшләргә кирәк, - диде Андрей Назаров.
Әлеге вакытта каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары юридик берәмлекләрнең контейнер мәйданчыкларын инвентарьлаштыру буенча эш алып бара. Бу эш 10 февральгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Киңәшмәдә, шулай ук, җылылык өчен түләү күләме арту белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Исәпләүләрне тикшерү нәтиҗәләре турында республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков хәбәр итте.
- 2019 елның җылыту чоры башыннан без җылылык өчен түләүнең яңа формасына күчтек. Хәзер халык кулланган җылылык өчен генә түли. Түләү җылыту чорыннан тыш булмаячак. Безнең күзәтчелек органына күпсанлы мөрәҗәгатьләр керүгә бәйле рәвештә, без Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, җылылык өчен түләүнең шактый артуы теркәлгән йортларны тикшерергә карар кылдык. 490 йортны тикшердек, шуларның 360тан артыгы Уфада.
Экспертлар гомумйорт исәп приборлары эшендә 66 тәртип бозу очрагын, шулай ук күпфатирлы йортларны техник карап-тоту һәм эксплуатацияләүдә хокук бозуның 98 очрагын ачыклады. Тикшерү барышында ачыкланган барлык фактлар буенча да эш алып барылачак. Безнең төп максат - гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен яклау, - диде ул.