Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киләчәктә тагын бер тематик сәгать - "Санлы технолонияләр сәгате"н уздырачагы турында белдерде.
- Әйдәгез, яңа тармак сәгате – «Санлы технологияләр» үткәрик. Без сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык белән шөгыльләнәбез. Әмма безнең икътисад үсешен тәэмин итәчәк төп юнәлеш - ул санлы технологияләр.
Киләсе атнадан без мондый форматка күчәбез. Гади, аңлаешлы әйберләрдән башлагыз. Русиянең алга киткән субъектларыннан өйрәнергә кирәк. Без киләчәк турында уйларга тиеш, - диде Радий Хәбиров.