Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Дәүләт думасына республикадан сайланган депутатлар белән очрашты. Алар көнүзәк социаль-икътисади проблемалар хакында фикер алышты. Радий Фәрит улы билгеләвенчә, агымдагы елда Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру көнүзәк бурычлардан исәпләнә.
2019 елда Башкортстан бюджетына федераль үзәктән 54 миллиард сум җәлеп ителде. Шуның 18 миллиард сумы гомумдәүләт проектларына тәгаенләнгән иде. Бу сумма 2018 елдагыга караганда, 2 миллиард сумга күбрәк. Әлеге проектлар буенча 2020 елга 15,7 миллиард сум күләмендә акча бүлү расланган. Янә 11 миллиард сумлык эшләрне финанслау карала, республиканың бу уңайдан мөрәҗәгатенә Мәскәү уңай җавап бирер, дип көтелә. Әйтергә кирәк, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мөһим социаль йөкләмәләрне үтәү белән бергә, икътисадны җанландыруга, байтак предприятие һәм оешмаларны эш белән тәэмин итәргә, салым базасын киңәйтергә булышлык итә. Башкортстан Башлыгы бу юнәлештәге эшчәнлекне тагы да активлаштырырга чакырды.
Республикада гомумдәүләт проектлары уңышлы тормышка ашырыла.
Мәсәлән, “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр Башкортстанда 2 372 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Барлыгы 32 мең фатир сафка кергән. Бу 2018 ел күрсәткеченнән 3,2 процентка күбрәк.
Шулай ук узган атнада Стәрлебаш районында республикада иң зур кояш электр станциясе төзелә башлады. Аның проект куәте 25 мегаватт тәшкил итә. Станциянең гомум бәясе — 3,5 миллиард сум, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
“Бер ел элек Санкт-Петербургта үткән форумда килешүгә кул куелды. Һәм менә инде инвестор Стәрлебаш районында республикада 25 мегаватт егәрлектәге иң зур кояш электр станциясе төзи башлады. Күз алдына китерегез – Стәрлебаш районы үзе 4 мегаватт куллана, ягъни кояш батареялары эшләп чыгара торган энергия тирә-як районнарга, Стәрлетамакка кадәр җитәчәк”, — дип язды ул.
Проектны файдалануга тапшыру агымдагы елның җәенә планлаштырылган. Биредә урындагы халык өчен яңа 20 эш урыны булачак. Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, бу проект “республика халкын эш белән тәэмин итү белән бергә, энергия эшләп чыгаруның экологик саф ысулы буларак та мөһим”.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миякә районы буенча эш сәфәре барышында сөт комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты. Предприятие директоры Әмир Исхаков комбинатның әйләнештәге акча белән җитди проблемалар кичерүен билгеләде. Шул сәбәпле завод 10 көннән артык эшләми һәм продукция җитештерми. Республикабызның күп шәһәрләрендә сатып алучылар кибетләрдә “Белое облако” брендлы сөт ризыклары юклыкка игътибар иткәндер. Предприятиедә 150гә якын кеше эшли иде. Завод хезмәткәрләре Радий Хәбировтан предприятиене саклап калуны сорады.
– Бу проблеманы хәл итәргә һәм сөт комбинатында җитештерүне тергезергә тырышырбыз. Завод — җитештерергә, ә кешеләр эшле булырга тиеш. Әгәр хезмәт хакы буенча бурычлар бар икән, алар түләнергә тиеш, – диде Радий Хәбиров. Республика Башлыгының эш сәфәреннән соң ук әлеге мәсьәлә Хөкүмәтнең “Инвестиция сәгате” утырышында каралды. “Миякә сөт заводы” җәмгыяте киләсе атнадан ук эшли башлаячак, дип билгеләнде анда.
Компанияне элекке милекчеләрдән сатып алуны һәм аның бурычларын түләүне “Миякә” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Ралис Махиянов үз өстенә ала. Мартта ул елына 30 мең тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән ферма төзү буенча инвестпроект тәкъдим итәргә ниятли. Инвестор 150 миллион сум күләмендә ташламалы кредит алуда ярдәм сораган, бу акча чимал сатып алу һәм предприятиене эшләтеп җибәрү өчен кирәк. Өч елга исәпләнгән займны Башкортстанның Төбәк фонды дәүләт инвестиция компаниясе бирәчәк. Миякә сөт заводы барлыгы “Белое облако” брендлы 50 миллион тонна продукция җитештергән.
Чираттагы “Инвестиция сәгате”ндә шулай ук “Первый вкус” һәм “Даренка” брендлары белән сөт ризыклары җитештерүче Стәрлетамак сөт комбинатында яңа куәтләрне эшкә кушу хакында да сөйләштеләр. Бу предприятие бары тик Башкортстан чималын эшкәртә һәм кулланучыларга көн саен йөзләрчә тонна продукция озата.