+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 февраль 2020, 11:45

Радий Хәбиров Федерация Советы семинар-киңәшмәсендә катнаша

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендә Русия Федерациясе субъектларының икътисад һәм социаль өлкә өчен кадрлар әзерләүдә ролен арттыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнаша.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендә Русия Федерациясе субъектларының икътисад һәм социаль өлкә өчен кадрлар әзерләүдә ролен арттыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнаша.

Семинар Дәүләт Советы Президиумының һәм Русия Федерациясе Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының берлектәге киңәйтелгән утырышы алдыннан уза.

Иртәгә аны Кремльдә Русия Президенты Владимир Путин үткәрәчәк. Анда, аерым алганда, семинарда катнашучылар тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәр буенча фикер алышачаклар.

Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының яңа составына кертелде.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас