Русиядә 2020 елдан авыл ипотекасы эшли башлады. Ул халыкка ташламалы кредитларны еллык 3 процент белән рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Башкортстанда ташламалы ипотека еллык 0,1 процентка биреләчәк, дип белдерде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Аның сүзләренчә, халыктан гаризалар инде бик күп кергән.
– Программада 16 банк катнашырга әзер. Төп ставканы федераль бюджет каплый, ә республика калган өлешен 0,1 процентка кадәр каплаячак, – дип ассызыклады ул.
Авыл ипотекасының төп максаты – авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту. Программа ярдәмендә 2025 елга 200 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкин.
Заемның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә. Программада катнашучы булу өчен кимендә 10 процентын беренче кертем итеп түләргә кирәк. Авыл ипотекасын Русия гражданнары гомерендә бер тапкыр алырга мөмкин. Аны 25 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин булачак.