+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 февраль 2020, 13:45

Башкортстан ипотека кредитлары саны буенча алдынгылардан

Республикабыз 2019 елда ипотека кредитлары бирү буенча бишенче урында тора.

Гомумән алганда, республикада бер елда 46,2 мең торак кредиты бирелгән. Мондый мәгълүматлар Үзәк банк мәгълүматына нигезләнгән “ЦИАН” тикшеренүендә китерелә.

Үткән елгы рейтингның беренче юлын Мәскәү (80,8 мең ипотека займы) алып тора.
Икенче урында Мәскәү өлкәсе - 71,4 мең кредит.
Өченче урында Санкт-Петербург - анда узган елда 64 мең торак кредиты бирелгән.
Дүртенче урында Төмән өлкәсе - 52,6 мең кредит.
Бишенче урын Башкортстанда - 46,2 мең ипотека кредиты.

Кредитларны ешрак декабрь аенда алганнар, ул вакытта ипотека буенча ставка тарихта беренче тапкыр еллык 9 процентка кадәр төште. Узган елның декабрендә барлыгы 145 мең торак займы бирелгән.

Русия буенча ипотека кредитының уртача суммасы узган елда 2,24 миллион сум тәшкил иткән.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас