Бу, 2018 елдагыга караганда, 18,8 процентка күбрәк. Иң зур өлешне социаль чыгымнар алып тора – 73 процент, ягъни 187,2 миллиард сум.
Халыкка социаль трансфертлар (пособиеләр, пенсияләргә өстәмә түләүләр, башка социаль түләүләр) – 47,7 миллиард сум. Капитал салуларны финанслауга (төзелешкә, җиһазларга, җитештерүгә) һәм юл хуҗалыгына 51 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.
Районнар бюджетларына - 20,9, шәһәр бюджетларына (Уфадан тыш, аның бюджеты якынча 25 миллиард сум тәшкил иткән) 20,17 миллиард сум күчерелгән.