Узган елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль кешеләрдән дә салым түләтү турында карар кабул ителде. Тәүдә бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә: Татарстанда, Мәскәүдә, Калуга һәм Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә кертелсә, киләчәктә ул башка төбәкләрне дә колачлар, дип фаразланды. Шулай итеп, быелдан Башкортстанда да бу закон гамәлгә керде. Гомумән, агымдагы елның икенче яртысыннан бу закон тоташ ил буенча эшли башлаячак дип көтелә.
Бу статус кемгә бирелә?
Кешене үзмәшгуль дип тану өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
1. Ялланган эшчеләр булмасын. Товар җитештерүгә, эшләр башкаруга ялланган хезмәткәрләр җәлеп ителә икән, шәхси эшкуар буларак теркәлергә яки яңа фирма ачарга туры киләчәк.
2. Эшчәнлек искәрмә исемлегенә кермәсен. Товарлар сату белән шөгыльләнгән кеше, акцизлы продукция сатса, файдалы казылмалар чыгарса, ул үзмәшгуль булалмый.
3. Керем суммасы елына 2,4 миллион сумнан артмасын. Аннан артса, үзмәшгульләргә каралган салым системасы кулланылмаячак.
Үзмәшгульлекнең асылы шунда: кеше товарны үзе җитештерә һәм эшне үзе башкара. Дәүләт аңа моның өчен кирәкле барлык инструментларны тәкъдим итә: салым ставкаларын киметә, салым хезмәте белән хезмәттәшлекне гадиләштерә.
Эш схемасы нинди?
Салым түләүче үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә тиеш. Моның өчен беркая да барырга кирәкми, Русия Федераль салым хезмәте сайтыннан яки банкларның онлайн сервисларыннан файдаланырга мөмкин. Иң җиңел ысулларның берсе – “Минем салым” кушымтасын куллану. Аны кесә телефоныннан да куллана аласыз.
Кеше товар сатып алганда, яки башкарган эш өчен акча түләгәндә сез аңа чек бирергә тиеш. Моның өчен касса аппараты сатып алырга кирәкми. Сез клиентларга күрсәткән хезмәтләрегез, шулай ук сатылган товарлар өчен смартфонда “Минем салым” кушымтасы ярдәмендә электрон чек бирү белән генә чикләнәсез. Салым хезмәткәрләре шул чекларның гомум суммасын исәпләп, сезгә салым күләмен билгеләячәк. Аны да сез “Минем салым” кушымтасында күрәчәксез. Белгечләр белдерүенчә, кушымта үзмәшгүльләрнең барлык эш төрләрен дә үз эченә алган.
Ай башында салым хезмәте түләнергә тиешле салымны исәпли. Аерым кешеләргә хезмәт күрсәткәндә, товар сатканда 4 процент салым ставкасы кулланыла, ә аларны оешмаларга сатканда – 6 процент.
Үзмәшгүль һәр айның 25нче көненә кадәр исәпләнгән салым түләргә тиеш. Шул ук вакытта декларация тапшырырга кирәкми.
Агымдагы елдан үзмәшгульлеккә салым кертелгән төбәкләр исемлеген Санкт-Петербург, Воронеж, Волгоград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, шулай ук, Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Башкортстан тулыландырды.
Уңай яклары
* Түбән салым ставкасы. Шул ук вакытта НДФЛ яки социаль фондларга взносларны өстәмә түләргә кирәкми.
* Максималь гадиләштерелгән теркәлү.
* Бухгалтерия алып барырга, ягъни салымнарны санарга кирәкми. Шул уңайдан кешегә салым хезмәтенә декларация тапшыру зарурлыгы юк.
* Шәхси эшкуар статусын саклап калу мөмкинлеге.
* Бер үк вакытта төп эштә дә калырга була. Бу мөмкинлек такси, интернет аша һәм башка төрле ысуллар белән акча эшләүче кешеләр өчен мөһим.
* Касса аппаратын сатып алу зарурлыгы юк. Үзмәшгуль чекларны махсус сайтта яки “Минем салым” федераль салым хезмәте кушымтасы ярдәмендә формалаштыра.
* Кеше мөстәкыйль рәвештә хезмәт эшчәнлеген башкалар ярдәменнән башка гамәлгә ашыра.
* Кеше үзе яхшы аңлаган эшне генә башкара.
* Хезмәт эшчәнлеген башкару өчен лицензия таләп ителми.
Кире яклары
* Үзмәшгульлек салым системасы әлегә илнең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә кермәгән. Эшчәнлек башка төбәкләрдә алып барыла икән, салым түләүче анда бу ысулдан тулысынча файдалана алмый. Теләсә кайсы төбәктә яшәүче кеше үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкин, ләкин клиентлар Русиянең эксперимент үткәрелмәгән субъектларында яши икән, федераль салым хезмәткәрләренең сезгә карата сораулары туарга мөмкин. Агымдагы елдан үзмәшгульлеккә салым кертелгән төбәкләр исемлеген Санкт-Петербург, Воронеж, Волгоград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск , Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, шулай ук, Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Башкортстан тулыландырды.
* Үзмәшгуль сыйфатында эшләү вакыты страховка пенсиясе стажына керми.
* Теркәлмичә эшләгән һәм салым түләүдән качкан өчен штраф санкцияләре каралган.
* Үзмәшгульнең берничә ел дәвамында теркәлмичә эшләве ачыкланган очракта, барлык эшчәнлек елларындагы салымнар исәпләнәчәк һәм аларны түләргә мәҗбүр итәчәкләр.
Штраф та каралган!
Үзмәшгульлеккә салымны түләмичә эшчәнлек алып баручыларга штраф салыначак. Федераль салым хезмәте фрилансерларны җәзага тартмаска тәкъдим итә. Бу тәкъдимне Дәүләт думасы да хуплады. Контроль-касса аппаратларын керткәндә дә шундый ук тәҗрибә кулланылган иде. Шул ук вакытта үзмәшгульләр турындагы законда штрафлар тәгаен саннарда билгеләнгән. Депутатлар санкцияләр эшкуарларны тәртипкә китерәчәк, дип саный. Әгәр дә кеше товар сатып яки хезмәт күрсәтеп, чек бирмәсә – штраф салыначак. Беренче тапкыр ул товар хакының 20 проценты күләмендә булачак. Икенчегә тотылса, товар хакы күләмендә штраф салыначак. Кагыйдәне арытаба да бозсалар, штраф күләме тагы да артачак. Әлегә салым хезмәткәрләре закон бозу очракларын ачыклау юлларын уйлый.
Сәхифәне Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.