Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех” авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышын уздырдылар.
Катнашучылар “Ростех”ка керүче төбәк предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, бизнесның социаль җаваплылыгы өлешендә эше турында фикер алышты.
– "Ростех" – республиканың стратегик партнеры. Куелган бурычларны тыгыз хезмәттәшлектә генә хәл итү мөмкин. "Ростех" корпорациясе генеральный директоры Сергей Викторович Чемезовка шундый комиссия төзегән һәм, гомумән, безнең башлангычларны хуплаган өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.