+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Февраля 2020, 11:50

Ипотека ставкалары күләме - җинаять!

Торак кредитлары буенча еллык уртача ставка 9 процент дәрәҗәсендә булу - җинаять.

Торак кредитлары буенча еллык уртача ставка 9 процент дәрәҗәсендә булу - җинаять.

Бу фикерне Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген төбәкләр белән селектор киңәшмәсендә белдерде.
Ул ассызыклаганча, ипотека бәясен киметергә кирәк. "Безгә аны (агымдагы ставканы) киметергә кирәк. Моның өчен кайбер чаралар эшләү, бу мәсьәлә буенча банклар белән фикер алышу зарур", — диде вице-премьер.

Ул билгеләп үткәнчә, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә кредитлар буенча ставкаларны киметмичә ирешеп булмаячак.

Проект паспорты нигезендә 2019 елда ипотека буенча уртача ставка - 8,9 процент, 2021 елда — 8,5 процент, 2024 елда 7,9 процент тәшкил итәргә тиеш булган. Программаның максатларының берсе - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шул исәптән ипотека кредиты кулланып торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлекләр тудыру. Аның буенча ставка 8 проценттан ким булырга тиеш.
Фото: specnavigator.ru
Читайте нас