Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ГАЗ Төркеме» чыгара торган автобусларны карады.
Тәкъдим ителгән машиналар арасында - реанимобиль, мәктәп автобусы, мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус транспорт һәм шәһәр, шәһәр яны маршрутларына тәгаенләнгән берничә төр пассажир автобуслары.
Карау нәтиҗәләре буенча төбәк Башлыгы яңа автомобильләрдән тест рәвешендә файдалануны оештырырга кушты.