Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвесчас” форматында төбәкнең Инвестицион комитетының чираттагы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар “Мраткино” курорт кластерын булдыру мәсьәләсен, шулай ук “Башнефтегеофизика” җәмгыятенең инвестицион башлангычларын тикшерде.
“Садовое кольцо” компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Сергей Колунов әйтүенчә, инвесторлар 2019 ел ахырында “Төзелеш сәгате”ндә тәкъдим иткән беренчел вариант җитди эшләнеп беткән.
Дәүләт-хосусый партнерлык форматындагы проектны финанслауның гомум күләме 7,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аларның 4,7 миллиардын шәхси һәм заемга алган акчалар исәбеннән инвестор кертәчәк, калганын республика бюджетыннан бүләчәкләр.
Аларны чаңгы-тау трассалары күләмен арттыруга, яңа рекреацион һәм туристик объектлар төзүгә – шифаханә комплексына, концерт һәм конференц-заллы кунакханәгә, шулай ук инфраструктурага юнәлтәчәкләр.
Төбәк җитәкчесе компания ниятләрен хуплады, нәтиҗәләрне даими тикшереп тору кирәклеген билгеләде.
“Башнефтегеофизика” җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Руслан Калметьев сейсморазведка партияләрен һәм төркемнәрен заманча телеметрик һәм бораулау җиһазлары белән тәэмин итү буенча планнарын тәкъдим итте. Бу юнәлешләргә инвестицияләр күләме 1,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Предприятие беренче техник комплексларны җыйган, хезмәтләр күрсәтүгә килешүләргә кул куйган.