+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Февраля 2020, 14:57

Башкортстан тимер юлларына - 4 миллиард сум

Башкортстанның тимер юл инфраструктурасына 4 миллиард сум инвестицияләделәр.

Былтыр республиканың тимер юл инфраструктурасын үстерүгә 4 миллиард сум инвестиция буленгән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Куйбышев тимер юллары башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте.

Тармак предприятиеләре эше күрсәткечләре дә үсә. Төбәктә тимер юл транспорты 24 миллион тонна йөк ташыган. Бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 2,3 процентка күбрәк.

Үткән елда пассажирлар ташу 0,6 процентка арткан. Төбәк вокзаллары аша 4,5 миллион кеше узган.

Дмитрий Новиков билгеләп үткәнчә, Уфада "Шәһәр электричкасы" проектын үстерү һәм «Алга» бердәм транспорт картасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә Дим-Шакша участогында пассажирлар ташу күләме сентябрьдән декабрьгә кадәр 30 процентка арткан – 195 мең кешегә кадәр.

Башкортстан Башлыгы РЖДга республика белән уртак эшчәнлек алып барулары һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.

– Сез, РЖД, - безнең өчен бик ышанычлы партнер. Компаниянең эш күрсәткечләре арта бара, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Шулай ук, киңәшмәдә Уфа вокзалын реконструкцияләү һәм Уфа - Нефтекама тимер юлы төзелеше турында да фикер алыштылар.
Фото: glavarb.ru сайтыннан
Читайте нас