+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 февраль 2020, 09:05

"Сафларны чистартачакбыз!"

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк муниципалитетлары җитәкчеләренең эше белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, урамнарны яктыртуны тәэмин итү буенча эш барышында чиновниклар сыйфатсыз яктырткычлар куя.

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк муниципалитетлары җитәкчеләренең эше белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, урамнарны яктыртуны тәэмин итү буенча эш барышында чиновниклар сыйфатсыз яктырткычлар куя.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хакимият башлыкларының төбәк җитәкчесенең былтыр октябрьдә кабул ителгән йөкләмәсенә игътибар итмәвен әйтте. Ул, муниципалитет башлыкларына сыйфатсыз эш өчен түләмәскә, дигән иде. Хәбиров, үз чиратында, җавапсыз чиновникларны эштән азат итү җиңелрәк, дип белдерде.

"Әгәр сез куйган яктырткычлар тиешле таләпләргә туры килми икән, ни өчен без бу акчаларны бирәбез? Бөтен чүп-чарны җыйдык һәм шунда урнаштырдыкмы? Хөрмәтле район башлыклары, мин сезгә башта бу программага акча бирмәскә дип уйлаган идем. Әмма бу дөрес түгел - сезнең ваемсызлык, җавапсызлык аркасында кешеләр зыян күрәчәк. Миңа сезне эштән куу һәм сезнең белән эшләмәү җиңелрәк", - диде Башлык.

Борис Беляев чыгышында йөкләмәне сыйфатсыз үтәгән районнарны атады. Болар: Архангель, Авыргазы, Бүздәк, Дуван, Дүртөйле, Илеш, Ишембай, Кырмыскалы, Кушнаренко, Куергазы, Стәрлебаш, Туймазы, Чакмагыш районнары.

Шулай ук Радий Хәбиров арзан хакка сыйфатсыз продукция сатучы фирма исемен дә әйтеп үтте. Ләкин ул монда үз коллегаларының катнашуында шикләнүен ассызыклады.

«Әгәр дә «Якупов» шәхси предприятиесе артында безнең коллегалар торуы ачыкланса, сафларыбызны чистартачакбыз", - дип кисәтте Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы бу хәлне җентекле тикшерергә җыена.

Былтыр барлыгы 23 мең яктырткыч куелган, тагын 9,3 меңе алмаштырылган. Узган елда әлеге программага чыгымнар 648 миллион сум тәшкил иткән, бу елга бүленгән акча күләме - 333,3 миллион сум.
Фото:gorobzor
Читайте нас