Бүген, 26 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Санлы технологияләр сәгате» форматында беренче тематик киңәшмә уздырды. Катнашучылар интеллектуаль видеокүзәтү комплекслы системасын үстерү мөмкинлекләре, Уфада «акыллы тукталышлар» эшен камилләштерү, шулай ук төбәкнең юл хуҗалыгы белән идарә итүнең санлы платформасын гамәлгә кертү турында фикер алышты.
- Мин "Санлы технологияләр сәгате"н үткәрергә булдым, чыннан да, бу зур эштә катнашучыларның: Хөкүмәтнең, республика Башлыгы Хакимиятенең, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының, экспертларның, тармак предприятиеләре җитәкчеләренең көчләрен берләштерергә кирәклеген аңладым. Чөнки санлы икътисад турында күп сөйлибез, ә чын, сизелерлек эш эшләнми. Шуны да әйтергә кирәк, узган елларда Башкортстан бу юнәлештә планлы эшләве аркасында Русия Федерациясендә яхшы исәптә тора. Безнең «санлы Хөкүмәт»тә дә уртаклашырлык нәрсәләр бар. Уңышларыбыз бар. Моны танырга кирәк. Әмма тормыш шулай тиз алга бара, безнең моңа кадәр эшләгән эшләребез бүген актуаль түгел, - диде Радий Хәбиров.
Интеллектуаль комплекслы видеокүзәтү системасы турында сөйләгәндә, дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин, аның эше белән төбәк башлыгы Уфага эш сәфәре вакытында танышты, дип билгеләп үтте. Система меңнән артык камераны үз эченә ала, алар Инорста һәм Ленин урамында, шулай ук «акыллы тукталышлар"да урнаштырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар төбәкнең юл хуҗалыгы белән идарә итүнең бердәм платформасын булдыру һәм гамәлдәге «юл эксперты» кушымтасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча да фикер алышты. Геннадий Разумикин сүзләренә караганда, аның яңартылган һәм эшләп бетерелгән версиясе март башында әзер булачак. Аерым алганда, ул юллардагы чокырларны оператив рәвештә санлаштыру һәм яңа сезонда юллардагы чокырларны нәтиҗәле ремонтлау мөмкинлеге бирәчәк.