+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 февраль 2020, 14:05

"Хевел" компаниясе белән хезмәттәшлек ныгый

«Хевел» компанияләр төркеме Башкортстан территориясендә кояш электр энергетикасы өлкәсендә бизнес-портфельне киңәйтә. Якындагы өч елда ул республикада яңа кояш электр станцияләре булдыруга 5,5 миллиард сумга кадәр акча кертергә планлаштыра.

Бүген Уфада үткән Русия сәнәгать форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән «Хэвел» компаниясе арасында тиешле килешүгә кул куелды. Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Хевел төбәк генерация» җәмыяте генеральный директоры Зоя Санджиева кул куйды.

Аерым алганда, төбәктә кояш электр станцияләре төзү буенча инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында сүз бара. Компания Башкортстанда Хәйбулла һәм Куергазы районнарында егәрлеге 100 МВт булган тагын дүрт кояш электр станциясе төзергә җыена.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас