+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 февраль 2020, 13:05

Пугачевка кермәле түгел...

Тотрыксыз һава шартлары, транспортның күп булуы Уфаның Пугачев урамы юл торышына начар йогынты ясый.

Тотрыксыз һава шартлары, транспортның күп булуы Уфаның Пугачев урамы юл торышына начар йогынты ясый.

Әлеге вакытта коммуналь хезмәтләр бөтен урамга асфальт түшәү өчен һава торышының яхшыруын көтә. Транспортның хәвефсез хәрәкәт итүе өчен Киров районының төзекләндерү буенча учреждениесе тарафыннан вакытлыча чаралар - чокыр-чакырларны ямау үткәрелә.
Шулай ук, эшчеләр эрегән кар суларын агызу һәм карны урамнан чыгару чарасын күрә.

Моннан тыш, Киров районында Пугачев урамын реконструкцияләү буенча проект документациясе эшләнгән. Аның буенча 4 полосалы автоюл төзү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, җәмәгать транспорты өчен тукталышлар, су агызу канализацияләре эшләү күздә тотыла.

Проект буенча дәүләт экспертизасының уңай заключениесе алынган.
Фото: bash.news
Читайте нас