+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 февраль 2020, 12:50

Уфада Русия сәнәгать форумы ачылды.

Бүген, 26 февральдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВДНХ-Экспо мәйданчыгында узган XIX Русия сәнәгать форумын ачуда катнашты. Аның эшендә Русия, Германия, Италия, Белоруссиядән 150дән артык компания катнаша.

Бүген, 26 февральдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВДНХ-Экспо мәйданчыгында узган XIX Русия сәнәгать форумын ачуда катнашты. Аның эшендә Русия, Германия, Италия, Белоруссиядән 150дән артык компания катнаша.

Башкортстанның Бөрҗән районында республикадагы иң зур кояш электр станциясе эшли башлады. Аны «Хевел» компаниясе төзеде. Гибрид станцияне эшләтеп җибәрү Радий Хәбиров катнашлыгында Русия сәнәгать форумын ачу тантанасында узды.

- Менә инде 19нчы тапкыр Уфа һәм Башкортстан Русия сәнәгать форумында катнашучыларны сәламли. Форум безнең хезмәттәшлек, уртак эшебез өчен арытаба нигез булыр дип өметләнәбез. Башкортстан - Русия Федерациясенең динамикалы үсештәге төбәкләренең берсе. Республика сәнәгате үсешендә җитди уңышлар күрсәтә, һәм мин безгә бер-беребез белән уртаклашырырлык нәрсәләр бар дип уйлыйм. Быелдан без форум кысаларында ел саен яңа предприятиеләр ачачакбыз. Бүген Бөрҗән кояш электр станциясе эшли башлауга старт бирәбез.

Ә Бөрҗән халкы өчен бу электр станциясе - ут булмаудан коткару дигән сүз. Аларда һәрвакыт ут юк иде. Бөрҗән - туучылар саны буенча республикада беренче урында. Безнең арада шундый мәзәк тә бар иде бит: бу күрсәткеч ни өчен югары? Чөнки аларда даими рәвештә утны сүндерәләр. Хәзер утны даими рәвештә сүндереп тормаячаклар. Бөрҗәнлеләр өчен бу, беләсезме, тормыш уңайлыгы, - диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас