Анда катнашучылар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын карады.
«Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы директоры Марат Ногманов нефть җиһазлары җитештерү һәм аларга хезмәт күрсәтү куәтләрен модернизацияләү һәм үстерү проектын тәкъдим итте. Өстенлекләр арасында компания җитәкчесе хезмәт җитештерүчәнлегенең артуын билгеләп үтте.
Бу юнәлешкә коллектив аерым игътибар бирә. Әйтик, узган елда предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» гомумдәүләт проектында катнашкан.
"Проспект" җәмгыяте генеральный директоры Мария Новосёлова төбәктә кече архитектура формалары һәм яктырту җиһазлары җитештерү буенча проектын тәкъдим итте. Инвесторлар, Благовещендагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә резидентлар өчен тиешле преференцияләр алып, тулы цикллы җитештерүне оештырырга ниятли. Проект өч елга исәпләнгән, ул 250 миллион сумга бәяләнә һәм 150 эш урыны булдыруны күздә тота.
- Без ел саен куәтләрне арттырабыз, шуңа күрә мондый җитештерүне үстерү перспективалары, һичшиксез, бар. Киләчәктә предприятие республика программаларында катнашырга дәгъва итәргә тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
«Уңыш» компанияләр төркеме республиканың иң эре аграр предприятиеләре исемлегенә керә. Аның составында - Авыргазы районында ике сөтчелек фермасы, 70 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнары һәм 85 мең тонна сыйдырышлы ашлык элеваторы.
Предприятие хуҗасы Радик Рәфыйков сөйләвенчә, компания ике инвестпроектны гамәлгә ашыра: 6 500 сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы һәм селекция-бакчачылык үзәге. Беренчесе – 4,5 миллиард сумга, икенчесе 240 миллион сумга бәяләнә. Ике проект та Авыргазы районында урнашкан.
Радий Хәбиров аграрийларның инвестицион башлангычларын хуплады. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча селекция-бакчачылык үзәге проекты өстенлекле проектлар исемлегенә кертеләчәк. Сөтчелек комплексын төзү финанс моделен эшләп бетергәннән соң, "Инвестиция сәгате"ндә кабат тикшереләчәк.