“Инцидент-менеджмент” системасы ярдәмендә биредә янә сыйфатлы сөт ризыклары җитештерелә башлады.
Ике ай туктап торганнан соң Миякә сөт заводында тормыш янә гөрли башлады. Сөтне бирегә иртә таңнан алып киләләр. Эшкәрткәннән соң пакетларга тутыралар яисә әчергә куялар. Сөт, йогурт, кефир, каймак хәзер көн саен җитештерелә.
Слесарьлар техник җиһазларны карый. Шуларның берсе Александр Шарков заводта берничә ел эшли. Слесарь-ремонтлаучы — гаиләдә бер-дәнбер туендыручы. Завод яңадан ачылганнан соң ике кыз әтисе шатлык яшьләрен яшерми.
— Мондый куанычны көтмәгән идек тә. Республика Башлыгына Ралис Махиянов йөзендә безгә ярдәм итүче тапкан өчен зур рәхмәт. Аның ярдәмендә завод яңа сулыш ала башлады, — ди Александр “БСТ” хәбәрчесенә.
Бүген Миякә сөт заводы тәүлегенә 12 тонна сөт эшкәр-тә. Тикшергәннән соң сөт, каймак, йогурт һәм кефир кибет киштәләренә юл алачак. Хәзер республика халкы көн саен билгеле Башкортстан бренды астында җитештерелгән продукцияне сатып алала.
“Белое облако” продукциясен кибет киштәләренә кайтаруда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тырышлыгы зур булды. Былтыр декабрьдә предприятие ябылганнан соң, эшчеләр республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битенә шикаятьләр язды. Халык Яңа ел алдыннан завод ябылу һәм яраткан продукцияләренең югалу җәһәтеннән канәгать-сезлек белдерде. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәде.
— Миякә заводы буенча мөрәҗәгатьләр күп булды, — ди социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре белән эш итүче төркем әгъзасы Дмитрий Черенков. — Һәм республика Башлыгының Миякә районына сәфәре вакытында көн тәртибенә шушы завод мәсьәләсе дә кертелде.
Радий Хәбиров завод эшчеләре белән очрашты һәм бу хәлне шәхси контроленә алды. Мәсьәләне ”Инвестиция сәгате”ндә хәл итәләр.
— Завод хезмәткәрләренә предприятиегә ярдәм буенча эш башлавыбыз турында хәбәр итегез, дулкынланмасыннар, — дигән иде анда республика Башлыгы.
Яңа инвестор, “Промсвязьбанк” белән сөйләшкәннән соң, кредит учреждениесе алдындагы 2 миллион сум бурычны каплый. Электр өчен — 800 мең сум һәм газ өчен 1,5 миллион сум бурыч та каплана. Эшчеләргә өлешләтә хезмәт хакы түләнә.
— Бүгенге көнгә без предприятиегә 22 миллион сум акча салдык, — ди инвестор Ралис Махиянов. — Иң мөһим бурычларны капладык.
Бу мәсьәләдә халык тыныч була ала. Кибет киштәләрендә тәмле, сыйфатлы продукция сатыла башлаган. Әйткәндәй, “Белое облако”ны Миякәдә генә түгел, республикада да яраталар.
Предприятиенең планнарында линияне яңарту өчен яңа җиһазлар сатып алу. Ул вакытта ассортиментка май һәм эремчек тә өстәләчәк. Әлегә сөт продукциясе сигез сәүдә ноктасында сатыла. Элекке данын кайтару өчен җитәкчеләр сөйләшүләр алып бара. Иң мөһиме — “Белое облако” күгендә болытлар янә куермасын.