+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 февраль 2020, 19:25

"Благовещен" кече архитектура формаларын җитештерәчәк

Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә узган "Инвестсәгать"тә төбәктә иң эре кече архитектура формалары һәм яктырту җиһазлары җитештерү буенча "Проспект" җәмгыяте проектын карадылар. Инвесторлар, резидентлар өчен каралган преференцияләр алып, "Благовещен" алгарышлы икътисади үсеш территориясендә тулы цикл җитештерүне оештырырга ниятли.

Проект өч елга исәпләнгән, 250 миллион сум дип бәяләнә, 150 эш урыны булдыруны күздә тота, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә.
«Без ел саен төзекләндерү күләмнәрен арттырабыз, шуңа күрә мондый производствоның үсеш перспективалары, һичшиксез, бар. Киләчәктә предприятие, һичшиксез, республика программаларында катнашырга дәгъва итәргә тиеш, - дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта матур заманча проектлар файдасына архаик конструкцияләрдән баш тартуыгызны сорыйм. Шулай ук безнең торак пунктларыбыз өчен бәйрәм иллюминациясен эшләү һәм җитештерү мөмкинлекләрен карарга кирәк».
Читайте нас