2 март көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә тышкы реклама өлкәсендә тәртип урнаштыруны сорады. Киңәшмәдә республикада социаль рекламаны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедовның сүзләренә караганда, социаль рекламаның нәтиҗәлелеген киметүче төп проблемаларның берсе – социаль рекламаның типик схемалары һәм бердәм стиле булмау тора. Моннан тыш, якынча 2 меңнән күбрәк булган законсыз реклама конструкцияләренең күплеге финанс югалтуларга китерә.
– Бер Агентлык вәкаләтләре җитми монда. Хөкүмәтне, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын, Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетын – реклама урнаштыру схемасын, конкурслар үткәрү һәм тарифлар билгеләү тәртибен раслау, шулай ук юллар буенда, урамнарда законсыз конструкцияләрне сүтеп алу өчен эшкә җигәргә кирәк, – диде Республика Башлыгы.
Радий Хәбиров тышкы реклама базарында тәртип урнаштырырга кирәк булуын ассызыклады. Ул Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровка әлеге мәсьәлә белән җентекләп шөгыльләнергә кушты.