+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 март 2020, 12:10

Башкортстан экспортерларга яңа мөмкинлекләр ача

Русия экспорт үзәге тарафыннан 2019 ел өчен экспортка ярдәм итү буенча төбәк үзәкләре рейтингы төзелде. Рейтингны исәпләп чыгарганда төбәктә экспортка ярдәм итү, яңа экспортерлар саны, экспорт белән тәэмин итү күләме, аларның географиясе һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Башкортстан рейтингта өченче урынны алды. Безнең алда Мәскәү өлкәсе һәм Алтай крае. Шунысы куанычлы, республика экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә экспортка чыгарылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының саны 114 берәмлеккә җиткергән. Компанияләр 170тән артык экспорт контракты төзегән.

Узган елда үзәк хезмәтләре белән кече һәм урта эшкуарлыкның 641 субъекты файдаланган, экспорт күләме 3,5 миллиард сумнан артып киткән. Республика компанияләренең халыкара күргәзмә чараларына 22 тапкыр чыккан һәм өч чит ил бизнес-миссиясе оештырган, аларда 113 компания катнашкан. Моннан тыш, Башкортстанда җитештерелгән товарлар беренче тапкыр Alibaba һәм Ebay электрон сәүдә мәйданчыкларында тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан экспортка ярдәм итү үзәге Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәт күрсәтә.
Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан
Читайте нас