+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 март 2020, 11:30

"Весна"га яз килергә охшамаган....

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эш сәфәре барышында социаль объектларда булды һәм шәһәр халкы белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эш сәфәре барышында социаль объектларда булды һәм шәһәр халкы белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

38нче микрорайонда төбәк җитәкчесе «Весна» торак комплексы дольщикларының инициатив төркеме белән очрашты.

«СУ-4» төзүчесе, 18нче һәм 19нчы кварталлардагы объектларны 2017 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә тиеш иде. Ул үз бурычын үтәмәде. Әзерләнгән юл картасы нигезендә йортларны төзү эшләрен «Ролстрой» компаниясенә тапшырдылар. Әмма 2019 елның апрелендә оешма директоры проекттан объектив сәбәпләрсез чыгу турында игълан итте.

Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев аңлатканча, төзүче, кирәкле инфраструктура булдыруны да кертеп, территорияне комплекслы үстерергә тиеш булган. Бу мәсьәлә муниципалитет һәм прокуратура вәкилләре катнашлыгында ведомствоара киңәшмәләрдә каралган.

– Төзүченең фирмалары шәһәрдә башка йортлар төзи һәм аларда фатирлар сата, ә безнең объектлар хәрәкәтсез тора, – дип хәбәр итте дольщиклар вәкиле Илдар Кадыйров. - Димәк, компаниянең ресурслары бар. Без хокук саклау органнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма хәл алга китмәде.

Төбәк Башлыгы барлык кызыксынган яклар катнашлыгында киңәшмә оештырырга кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас