+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 март 2020, 12:25

"Алга" картасыннан кулланучылар саны арткан

6 мартта бөтен республика буенча маршрут транспортында «Алга» картасы белән исәпләшүчеләр саны кулдагы акча белән түләгән кешеләрдән артып китте (150 меңнән артык). Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

"Исегезгә төшерәм, безнең төп максатларыбызның берсе - зур акча әйләнешләрен күләгәдән чыгару һәм, күргәнегезчә, бу мәсьәлә планлы рәвештә хәл ителә. Барлык пассажир йөртүчеләрне, шул исәптән эшкуарларны без валидаторлар белән тәэмин иттек, шуңа күрә бүген теләсә кайсы шәһәр автобусында, троллейбуста яки трамвайда, хәтта шәһәр электричкасында «Алга» белән исәпләшү мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык эшкуарлар да безне ишетмәде. Андыйлар белән юлыбыз бергә түгел. 1 июльдән, закон нигезендә, аларга санкцияләр, штрафлар салыначак, лицензияләре тартып алыначак. Транспорт проблемасын катгый рәвештә хәл итәчәкбез", - дип язган төбәк Башлыгы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас