+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 март 2020, 13:39

“Ел экспорты" бездә үтәчәк

Бу хакта Рөстәм Моратов Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан 2019 елда “Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты буенча максатчан күрсәткечләрне үтәде. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.– 2019 елда чимал булмаган энергетика экспорты күләме 2 миллиард доллардан артып китте. Бу, узган чор белән чагыштырганда, 2,3 процентка артыграк. Экспортерлар саны 9 процентка арткан. 911 предприятиенең 80 проценты – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары. Аларның һәр икенчесе беренче тапкыр тышкы базарга чыкты, – дип ассызыклады Премьер-министр урынбасары.Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең икътисади блогы муниципалитетлар белән берлектә потенциаль экспортерлар эзләү эшен дәвам итә.Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, шулай ук, Русия экспорт үзәге июньдә Уфада "Ел экспорты" конкурсынын уздырырга планлаштыра.
Читайте нас