Бәяләрне авызлыклау өчен Хөкүмәт кискен чаралар күрәчәк.
Дөнья базарында нефть бәясе дүшәмбе көнне 26,5 процентка - баррель өчен 33,27 долларга кадәр төште. 1991 елда АКШ Иракта беренче сугышны башлаганнан бирле мондый хәлнең булганы юк иде. Forex халыкара базарында күпчелек илләрнең валюталары арзанайды. Әйтик, 1 доллар - 75 сум һәм 1 евро 85 сум итеп бәяләнде. Ягъни Русия акчасының бәһасы 15 процентка төште. Кыйммәтле кәгазьләр базарының ишелүе – халыкара тарткалаш нәтиҗәсе. Ә халыкара валюталар бәяләренең үзгәрүе безгә ни белән яный соң?
Русия акчасы курсының кискен кимүе илдә кредитлар һәм депозитлар буенча процент ставкаларының үсүенә, шулай ук кыйммәтле кәгазьләргә бәяләрнең кимүенә китерәчәк, дип билгеләде БКФ банкының аналитик идарәсе башлыгы Максим Осадчий. Акча девальвациясе, бер яктан, инфляция үсешенә, импортны киметүгә һәм экспортны үстерүгә этәргеч биреп, үзебездә товар җитештерүне активлаштырырга тиеш. Шулай ук, нефть бәясе төшү (баррель өчен 30 доллар) Русия икътисадын 2014 елдагы кебек икътисади кризиска китерәчәк, дип билгеләп үтте аналитик. Коронавирус эпидемиясе дә хәлгә тискәре йогынты ясый. Килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә иң кискен проблемаларны авиакомпанияләр кичерә, чөнки авиабилетларга ихтыяҗ кими, туристик маршрутлар кыскара, аларның югалтулары үсә. Автомашиналар, электроника хаклары арта.
Әлеге хәлдә Русия Хөкүмәте Милли муллык фондында (ФНБ) тупланган акчаны эшкә җигәчәк. ФНБдагы акча 10,1 триллион сумнан артык (150,1 миллиард АКШ доллары). Бу сумма нефтькә бәяләр 25-30 АКШ доллар гына булган очракта, ил бюджетының социаль-икътисади чыгымнарын 6-10 ел дәвамында каплап бару өчен җитәрлек, дип ышандыра Хөкүмәт.