Русиядә сумның курсы төшүе электроника, көнкүреш техникасы, дару, балалар товарлары, киемнәр һәм аяк киемнәренә хак артуына китерергә мөмкин, дип хәбәр итә «Известия».
Әйтик, Русиягә кертелә торган товарлар 10-35 процент чикләрендә кыйммәтләнергә мөмкин. Шул ук вакытта, ил эчендә җитештерелә торган халыкара компанияләр товарларына бәяләр 10 проценттан да артмаячак, дип исәплиләр.
Русия Фармацевтика җитештерүчеләре ассоциациясе башлыгы Виктор Дмитриев белдергәнчә, чит ил субстанциясеннән җитештерелгән чит ил препаратлары һәм дарулар, уртача алганда, 30 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин.
«Альпари» мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Мильчакова фикеренчә, балалар товарлары, шулай ук аяк киемнәре һәм кием-салым базарында бәяләр өчтән бергә артырга мөмкин. Бу тармакларга Кытайдан әйберләр китерелүгә бәйле. Аның сүзләренә караганда, чит ил көнкүреш техникасы, электроника һәм гаджетларына бәяләр 20-35 процентка артырга мөмкин.