+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 март 2020, 15:05

"Эшкуарларга һәрвакыт ярдәм итәчәкбез..."

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Анда 120дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле катнашты.

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Анда 120дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле катнашты.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, узган елда барлык дәрәҗәдәге бюджеттан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә 1,2 миллиард сум акча юнәлтелгән, һәм киләчәктә бу сумма арта гына барачак.

Бизнес-инициативаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү өчен барлык муниципалитетларда да «Эшкуарлык сәгате" үткәрелә, бизнес-шерифлар институты булдырылды. Эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы үсә: бизнес-үзәкләр, коворкинглар һәм башка мәйданчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдә, Башкортстанда яңа оешкан кече һәм урта малтабарлык субъектлары саны узган елда арткан.

Очрашуда катнашучылар ачык диалог форматында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, бизнесның алга таба үсешенә комачаулаучы системалы проблемалар, шулай ук дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында фикер алыштылар. Мәсәлән, эшкуарларга «Минем бизнес» офислары җитми, алар әлегә барлык муниципалитетларда да эшләми. Алар ярдәмендә стартаперлар һәм үз эшләре булган кешеләр гамәли консультацияләр, методик һәм оештыру ярдәме ала алалар.

Әңгәмәдә, шулай ук, социаль эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика - бу юнәлеш буенча Русиядә лидерларның берсе. Башкортстан Башлыгы республика грантларына дәгъва кылучы оешмаларга карата куелган таләпләрне йомшартырга, шулай ук социаль эшкуарлар өчен салым ставкасын киметү мөмкинлеген карарга кушты.

Шәхси медицина үзәкләрендә кадрлар җитмәү турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу проблема бөтен сәламәтлек саклау тармагы өчен хас, һәм аны хәл итү белән республика соңгы ел дәвамында актив шөгыльләнә. Сүз дә юк, бу очракта өстенлек дәүләт учреждениеләренә биреләчәк. Шул ук вакытта эшкуарлар белән дә диалог корырга кирәк. Төбәк Башлыгы Хөкүмәткә бу эшне оештырырга кушты.

Мөһим мәсьәлә язгы чорда, төбәк юлларында зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр булганда, эшлекле активлыкны саклау белән бәйле иде. Аерым алганда, республика Хөкүмәте бу вакытта йөк ташыган өчен предприятиеләрдән алына торган түләү күләмен дүрт тапкыр киметергә карар кылды. Ә өстенлекле инвестпроектларны гамәлгә ашыручы оешмаларны тулысынча азат итү планлаштырыла.

"Эшкуарлар белән күптән ачыктан-ачык сөйләшәсе килә иде. Ниһаять, бүген мондый очрашу булды. Аларның ничек эшләве, аларны нәрсә борчуы һәм ничек без аларга ярдәм итә алуыбыз турында сөйләштек. Барлык тәкъдимнәрне дә протоколга беркетәбез һәм эшкә җибәрәбез. Эшкуарлар - катлаулы, таләпчән кешеләр, әмма безнең икътисад нәкъ менә аларга таяна, шуңа күрә һәркемне җитәкләп йөртәчәкбез һәм һәр эштә ярдәм итәчәкбез", - дип язган республика җитәкчесе Интернет челтәрендә.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас