2020 ел башына Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары тарафыннан 2,4 миллиард сумнан артык акча инвестицияләнгән һәм 1,6 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.
Хәзерге вакытта республика территориясендә биш ТОСЭР исәпләнә, аларның өчесе узган елның февралендә Благовещен, Белорет һәм Нефтекама шәһәрләрендә төзелгән.
Гомумән алганда, "Бәләбәй", "Күмертау", "Нефтекама", "Благовещен" һәм "Белорет" алгарышлы үсеш территорияләрендә инвестицияләрнең гомум күләме 34 миллиард сум һәм 6 меңнән артык эш урыны булдыру белән 52 резидент теркәлгән, - дип хәбәр итәләр республиканың Икътисади үсеш министрлыгында.