Быел республика һәм федераль бюджетлардан эшкуарлыкка ярдәм итүгә 2,318 миллиард сум бүленә. Бу сумманы кече һәм урта эшкуарлыкның 20 меңнән артык субъекты ала алачак. Ә узган елда дәүләт ярдәме белән 8 меңнән артык малтабар файдаланган. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова сөйләде.
Акча "Эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты һәм "Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү" дәүләт программасы кысаларында бүленә.
106,21 миллион сум - ташламалы финанслауга һәм финанс базарларына чыгу мөмкинлеген киңәйтүгә, 266 миллион сум - фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләренә ярдәм итү системасын төзүгә, 32,4 миллион сум - эшкуарлыкны популярлаштыруга, 771 миллион сумнан артык акча кече һәм урта бизнес субъектлары акселерациясенә бүленә.