+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 март 2020, 12:50

Благовещенда RAILGO компаниясенең җитештерү мәйданчыгы ачылды

Бүген, 17 мартта, Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия RAILGO компаниясенең җитештерү мәйданчыгын ачуда катнашты.

Бүген, 17 мартта, Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия RAILGO компаниясенең җитештерү мәйданчыгын ачуда катнашты.

Яңа сервис предприятиесе йөк вагоннары өчен тәгәрмәчләрне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнәчәк.

Төбәк җитәкчесе компания идарәсе рәисе Рахман Хәлилов белән бергә җитештерүгә старт бирделәр.

- Мин сезгә яхшы кәеф белән килдем. Без катлаулы вакытта яшибез, һәркайда җитештерү кими, диләр. Без республикада яңа предприятие ачабыз, 200 яңа эш урыны булдырабыз. Компаниянең алга таба да Башкортстанга инвестицияләр кертәчәге турында килештек. Шуңа күрә бүген без беренче чиратны эшләтеп җибәрәбез, икенчесе соңрак булачак. Шунысы мөһим, бу - заманча предприятие, биредә яхшы гына социаль шартлар тудырылган. Мәсәлән, биредә уртача хезмәт хакы - 42 мең сум, - диде Радий Хәбиров.

Бу проект «Благовещенск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә ике этапта гамәлгә ашырыла. Инвестицияләрнең гомум күләме 314 миллион сум тәшкил итәчәк. Беренче чират кысаларында компания цехларны реконструкцияләде һәм җиһазлады, персонал өчен бүлмәләр, шулай ук әзер продукцияне саклау өчен яндагы территорияне төзекләндерде.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас