+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 март 2020, 18:50

Инвесторларны җәлеп итү мөһим

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында чираттагы Инвестицион комитет утырышын үткәрде.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында чираттагы Инвестицион комитет утырышын үткәрде.
Башта төбәк җитәкчесе икътисад блогының игътибарын инвесторларны җәлеп итү буенча эшне активлаштыру кирәклегенә юнәлтте.
“XII лет Октября” компаниясе директоры Александр Виноградов Аскын районында абердин-ангусс токымлы сыерлар үстерү буенча малчылык фермасы проекты турында сөйләде. Инвестор бу максатка 12 миллион сум җәлеп итәргә планлаштыра.
“МашНефтеГазСервис” предприятиесен модернизацияләү проектын директорның беренче урынбасары Илшат Сафуанов тәкъдим итте. Сүз җитештерү диверсификациясе һәм Уфа районы мәйданында продукция ассортиментын киңәйтү турында барды.
Предприятиенең тотрыклы эшчәнлеге өчен 1,5 километрлык ике юл участогын ремонтлау таләп ителә. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, 15,5 миллион сумны төбәкнең Юл фонды резервыннан юнәлтергә кирәк. Ремонтны 1 июльдән башлап, бер ай эчендә башкарып була.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас