+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 март 2020, 06:50

“Агыйдел күпере, чуен мәллә, чылтырый...”

“Инцидент” системасы Белорет районында мөһим объектны ремонтларга ярдәм итте.

“Инцидент” системасы Белорет районында мөһим объектны ремонтларга ярдәм итте.

Агыйдел аша тимер күпер биредә берничә дистә ел элек салынган иде. Белорет шәһәре бистәләренең берсендә яшәүчеләр өчен бу объект — йортка иң кыска юл. Бельская һәм Маяковский урамнары арасындагы җәяүлеләр күпере асылда шәһәрнең ике өлешен тоташтыра.

Әмма аның буенча йөрү куркыныч була башлады — баскыч култыксалары сына. Ә бит шушы күпер аша укучылар мәктәпкә йөри.
Гомумән, ул бик кирәк, чөнки аның аша шәһәрнең ике районы халкы файдалана. Барысы да шуннан уза. Әмма иң мөһиме — мәктәп. Балалар ике сме­нада укый.
Белорет шәһәрендә яшәүче Сергей Андреев белдерүенчә, бәлане көтеп тормыйча, Белорет халкы социаль челтәрләрдә үз проблемалары турында язган. Мөрәҗә­гатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән.
Мөрәҗәгатьне Белорет районы хакимиятеннән коллегалары белән берлектә оператив рәвештә эшлә­гәннәр. Баскыч култыксасының эретеп ябыштырылган җөйләре таралуы ачыкланган. Күперләргә, скверларга һәм паркларга хезмәт күрсәтү буенча муниципаль хезмәт шушы урынга чыккан. Җөйләр тоташтырылган, бу хакта халыкка хәбәр ителгән.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы халык­ның социаль челтәрләрдәге мөрәҗә-гатьләре буенча эшче төркем хезмәт­кәре Артур Смирнов белде­рүенчә, эшчеләр култыксаларны күпернең нигезенә эретеп ябыштырган, ә бер-ничә урында металл конструк­цияләрне көчәйткәннәр.
“Эшләр өч көнгә планлаштырылган иде, әмма аларны икенче көнне үк эшләп бетерделәр. Мин шәхсән үзем шушы урынга барып, бу култык­саларның ябыштырылуына инандым. Бу мәсьәлә хәл ителде”, — ди ул.

Әйткәндәй...

Белоретта узган ел җимерелгән атаклы җәяүлеләр күпере юкка чыкмаячак. Иске агач конструкциянең детальләрен яңа кичүнең декорация элементлары буларак кулланырга планлаштыралар. Ә янәшәдә генә уен һәм спорт зоналары булган пляж төзекләндереләчәк. Проект турында шәһәр халкы белән фикер алышканнар. Аны быел “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча тормышка ашырырга планлаштыралар.
Фото: lenta.ru
Читайте нас