Башкортстан Финанс министрлыгы 2020 елда гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча проектлар конкурсы игълан итте.
Гражданнар өчен бюджет – бюджет формалаштыруның төп принциплары, дәүләт казнасын тулыландыру ысуллары, җәмәгать финансларын тотыну мәсьәләләре буенча гражданнар һәм власть органнарының үзара хезмәттәшлеген аңлаешлы итеп бирүче бюджет һәм бюджет процесслары турында законнар вариантлары.
Конкурсның максаты – җәмәгать финансларына идарә итү турындагы мәгълүматның гражданнар өчен ачыклыгын һәм уңайлылыгын тәэмин итү төрендә ачык-хокукый белем бирү бюджетын формалаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм тарату.
Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләрендә үткәрелүче конкурс Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан оештырылган гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча федераль проектлар конкурсының беренче туры кысаларында оештырыла. Конкурсны игълан иткән төбәкләрнең иң яхшы проектлары федераль конкурсның икенче турында катнашу өчен җибәреләчәк. Аның җиңүчеләре агымдагы елның августында билгеләнәчәк.
Конкурс комиссиясе карары буенча җиңүчеләргә Мәскәү финанс форумы-2020 кысаларында бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Шул ук вакытта эшләр физик һәм юридик берәмлекләр арасында һәр номинация буенча аерым бәяләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен Финанс министрлыгына беренче этапта катнашу өчен гариза, шулай ук конкурс проектын тапшыру зарур. Беренче этап – 14 март-10 апрель, икенче этап 27 апрель-15 майда үтәчәк.
Конкурсның сайлап алу турында катнашу өчен гариза, конкурс материаллар электрон төрдә yanborisov.i@bashkortostan.ru адресы буенча тапшырыла. Анда номинация, катнашучы турында белешмә (физик берәмлекләр өчен – исем-шәриф, юридик берәмлекләр өчен оешманың аталышы) һәм бәйләнеш өчен мәгълүмат, шул исәптән, электрон почта адресы булуы зарур. Белешмә өчен телефон:8 (347) 280-95-74.
Конкурсның икенче турына үткән барлык катнашучыларга - сертификатлар, ә иң яхшы проектлар авторларына дипломнар тапшырылачак. Аларның материаллары Финанс министрлыгы эшендә гамәли кулланылыш табачак.