+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 март 2020, 14:10

Акча социаль максатларга күбрәк бүленәчәк

Коронвирус республика бюджетына җитди төзәтмәләр кертә.

Коронвирус республика бюджетына җитди төзәтмәләр кертә.

Башкортстан парламенты депутатлары беренче укуда 2020 елга, 2021 һәм 2022 елларга кадәрге чорга Башкортстан бюджеты турындагы канунга үзгәрешләр кертү буенча закон проектын кабул итте. Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә караганда, быел республика бюджеты күләме 208,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар буенча - 236,4 миллиард сум. Дефицит - 27,9 миллиард сум.

"Бюджет җитди рәвештә яңадан каралачак, - дип ассызыклаган иде Радий Хәбиров. - Без хәзер РАИПта (республиканың адреслы инвестиция программасы) булган күп кенә социаль объектлар төзелешен туктатачакбыз. Акчаның бер өлешен икътисадка ярдәм итүгә һәм бездә хәзер туып килүче социаль бурычларны хәл итүгә юнәлтәчәкбез. Шуңа күрә моны дөрес аңларга кирәк, бу бары тик зур булмаган тәнәфес кенә".

Хәзерге вакытта РАИП ярдәмендә 297 проект гамәлгә ашырыла, шуларның 77се проект-тикшеренү эшләре стадиясендә. Бюджет ассигнованиеләре өч ел дәвамында 65,5 миллиард сум күләмендә планлаштырылган (быел - 24,1, киләсе елда - 19,8, 2022 елда - 21,6 миллиард сум).
Фото: pixabay.com.
Читайте нас