23 мартта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Төзелеш һәм транспорт сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде.
Фикер алышуның төп темасы - тармакны проект финанслауга күчерү кысаларында төзүчеләр һәм кредит оешмалары арасында хезмәттәшлекне оештыру. Исегезгә төшерәбез: 1 июньнән халык акчасына төзүнең традицион килешүләрен тулысынча максатчан эскроу-исәпләр алмаштырачак.
Банк өлкәсе вәкилләре сүзләренә караганда, күп кенә төзүчеләр яңа исәпләрне куллана башлаган да инде. Кредит оешмалары мондый клиентларга ярдәм итә, документларны эшкәртү һәм акча бирү вакытын кыскарта.
Шул ук вакытта, банклар финанслаудан баш тартулар буенча база эшләгән. Иң кискен хәлләр исәбенә алар проблемалы банк тарихын, документларны дөрес рәсмиләштермәүне һәм төзүченең үз акчалары җитмәүне кертә.
Төзүчеләр, үз чиратында, түбән рентабельлекне һәм ихтыяҗның кимүен, шулай ук банклар белән хезмәттәшлек итүдә кыенлыклар һәм эскроу-исәпләрне хезмәтләндерүнең кыйммәтлеген билгеләп үтә. Беренче чиратта бу Уфадан читтә эшләүче компанияләргә кагыла.
Республика Башлыгы республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты, кредит оешмалар һәм төзүчеләр катнашлыгында өчьяклы комиссия оештыру мөмкинлеген карарга кушты.
– Бу эшнең мәгънәсе - сезнең үзара хезмәттәшлеккә төбәк хакимиятен кертү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без проблемаларга тирәнрәк керергә, якларның позициясен аңларга һәм хәл итү вариантларын тәкъдим итәргә тиеш.